Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Татарстанда гамәлдә булган “Халык инспекторы» кушымтасы юл кагыйдәләрен бозучыларны ачыкларга ничек ярдәм итә?

Зәй районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы полиция капитаны Федор Алексеев “Халык инспекторы” мобиль кушымтасының юлларда аварияләр белән көрәшергә ничек ярдәм итүе, нинди категорияләр буенча шикаятьләр кабул ителүе һәм аларның кайсылары өчен акчалата бүләкләү каралуы турында сөйләде.

- Федор Иванович, бүген “Халык инспекторы” мобиль кушымтасы турында күп сөйлиләр. Күпләр өчен ул әлегә телефонда программа гына булып кала. Укучыларыбызга әлеге сервисның юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итүдә нинди роль уйнавын аңлатсагыз иде.

- Бу кушымта гына түгел, ә иҗтимагый контрольнең реаль эшли торган коралы. Асылда, бу юллардагы аварияләрне киметүнең нәтиҗәле рычагларының берсе. Гражданнар хокук бозулар турында хәбәр җибәргәндә, без, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, барлык хәбәрләрне дә  тикшерергә тиешбез. Без мәгълүматларның дөреслегенә, аларның чаралар күрү өчен җитәрлек Кодексы нигезендә, физик затларның хәбәрләре административ хокук бозу турында эш кузгату өчен законлы сәбәп булып тора. “Халык инспекторы”  нәкъ менә шуның өчен булдырылган да инде, кушымта ярдәмендә юллардагы һәр хәл автомат рәвештә урыны һәм вакыты буенча  теркәлеп барыла.

-“Халык инспекторы” кушымтасына күпчелек нинди хокук бозулар турында хәбәр итәләр? Һәм нинди хәбәр өчен акчалата бүләк алырга  мөмкин?

- Хокук бозуларны ачыклау спектры киң. Бүгенге көндә система 18 категория буенча хәбәрнамәләр кабул итә. Бу каршы як полосага чыгу, кызыл утка чыгу кебек җитди хокук бозулар да, җәяүлеләргә яисә башка машина йөртүчеләргә комачаулык тудырып  юл кырыеннан, тротуардан машина белән йөрү, инвалидлар өчен  билгеләнгән парковка урыннарын алу яки тыелган юл билгесе астында туктау һ.б.

Хокук бозучылар турында хәбәр итүчеләрне  стимуллаштыру өчен акчалата бүләкләү  чарасы кулланыла. Ул битараф булмаган гражданнарны җәлеп итәргә һәм юл хәрәкәтен даими, өзлексез контрольдә тоту эффектын булдыру максатын күз уңында тота. Бүләкләү чарасы алты төрле категориядә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар турында хәбәр иткәндә кулланыла. Алар арасында җәяүлеләргә комачаулык тудыру, кызыл утка чыгу, стоп-линиягә чыгу, каршы як полосада хәрәкәт итү, куркынычсызлык каешын эләктермәү яки руль артында телефон куллану.

- Ә бер машина йөртүче үзе руль артында булганда икенче  машина йөртүченең юл хәрәкәте кагыйдәсен бозуын телефонга төшерергә хокуклымы? 

- Транспорт белән идарә иткәндә мобиль кушымтадан файдалану һәм хокук бозуларны теркәү катгый тыела. Бу үлемгә китерүче куркыныч гамәл һәм үзеннән-үзе хокук бозу булып тора. Телефонга игътибарыгызны читкә юнәлтеп, сез авария хәлен тудырырга ихтималсыз. Моннан тыш, моның өчен РФ КоАПның 12.36.1 маддәсе буенча аерым штраф каралган, ул — 1500 сум. Шуңа күрә хокук бозуларны җәяүле яки пассажир булганда гына фотофиксация ясап теркәргә мөмкин.

- Газета укучыларга сезнең тәкъдимнәрегез.

- Мин ышанам, “Халык инспекторы” кушымтасын  массакүләм куллану юл хәрәкәтендә катнашучыларның хокукый аңын күтәрәчәк. Безнең максат  штрафлар җыю түгел, ә Татарстан юлларында куркынычсызлыкны тәэмин итүгә ирешү. Барысына да мөрәҗәгать итәм: юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгез! Онытмагыз, юлда куркынычсызлык безнең һәрберебездән тора. Өйдән чыкканда без барыбыз да — машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә — өйгә исән-сау кайтырга телибез. Әйдәгез, бер-беребезне хөрмәт итик.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев