Быелның алты аенда юл-транспорт һәлакәтләрендә 227 бала зыян күргән, алтысы исә һәлак булган. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев белдерде, дип Татар-информ яза.
«Быелның 6 аенда балалар катнашында 206 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда алты бала һәлак булды, 227 бала зыян күрде. Аварияләрдә балалар баш мие җәрәхәтләре, сынулар, имгәнүләр яки авыр җәрәхәтләр ала. Кызганычка каршы, соңгы вакытта балалар зыян күргән берничә резонанслы һәлакәт булды», — диде министр.
Зыян күргән балаларның 189ы хастәханәгә салынган, 89 балага амбулатор ярдәм кирәк булган.
Резонанслы юл-транспорт һәлакәтләре арасында ул 24 июльдә Яшел Үзәндә булган, алты кеше, шул исәптән балалар да һәлак булган аварияне атап үтте. 11 июльдә Татарстанның Чирмешән районында 45 кеше зыян күргән. 4 августта Татарстанның Лаеш районында авариядә дүрт кеше имгәнгән.
чыганак: Татар-информ
фото: Татар-информ
Нет комментариев