Татарстан юлларында «Каршы як полоса» акциясе башлана
5 марттан 18 мартка кадәр Татарстанда «Каршы як полоса»профилактик чарасы узачак.
Ике ай эчендә генә дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыгу аркасында 45 юл‑транспорт һәлакәте теркәлгән, 21 кеше һәлак булган һәм 75 кеше яраланган.
Бу саннар – статистика гына түгел. Аларның һәркайсы – кеше гомере, кайтарып булмаслык югалту яки авыр җәрәхәт.
Исегезгә төшерәбез!
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыккан өчен 7500 сум штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм итү яный.
Кабат бозган очракта – 1 елга идарә итү хокукыннан мәхрүм итү.
Хөрмәтле машина йөртүчеләр!
Куркынычсызлык һәм пассажирлар тормышы-сезнең кулларда.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәгез: юлда хәвефле маневрлар ясамагыз, һава торышын һәм юл шартларын исәпкә алыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев