Штрафлар артты
Юл куркынычсызлыгы

Штрафлар артты

Россиядә 9 гыйнвардан балаларны автокреслосыз йөрткән өчен штраф күләме артты.

Гади машина йөртүчеләр өчен штраф – 5 мең, үзмәшгуль таксистлар өчен – 50 мең, юридик затлар өчен 200 мең сумга кадәр. Бу хакта Дәүләт Думасының Транспорт инфраструктурасын үстерү комитеты рәисенең беренче урынбасары Павел Федяев хәбәр итте, дип яза “Татар-информ” РИА Новости агентлыгына сылтама белән.

Элегрәк балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык гади машина йөртүчеләр өчен – 3 мең, вазифаи затлар өчен – 25 мең һәм юридик затлар өчен 100 мең сум тәшкил итә иде.


Нет комментариев