Соңгы өч айда Татарстан юлларында 543 авария булган
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәхәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде, дип яза ТР Рәисе Матбугат хезмәте.
2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда республикада юл-транспорт һәлакәтләре саны 32 очракка кимегән (2025 елда - 575, 2026 елда - 543), һәлак булучылар саны 17 кешегә арткан (2025 елның өч аенда юл-транспорт һәлакәтләрендә 46 кеше үлгән, 2026 елда - 63), 67 кешегә азрак җәрәхәт алган (2025 елның өч аенда - 744 кеше, 2026 елда - 677 кеше).
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәтендә кешеләр һәлак булуның төп сәбәпләре – кара-каршы бәрелешләр, җәяүлеләрне бәрдерү, каршы як полосага чыгу һәм исерек хәлдә транспорт белән идарә итү.
Һәлак булучыларның 40%тан артыгы кара-каршы бәрелешләрдә теркәлгән, шуларның 9 кеше автомобиль юлының узып китү тыелган урыннарында һәлак булган.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев