Сәвәләйнең мәктәп яны лагеренда велосипедларны тикшерделәр
«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» фондының Зәй бүлекчәсе башлыгы Вадим Иванов Сәвәләйнең мәктәп яны лагеренда булды.
Белгеч балалар велосипедларына техник карау үткәрде.
“Без велосипедларның төзеклеген күзәтәбез. Чөнки лагерьларга “тимер атлар” белән килүче балалар күп. Ә аларның иминлеге өчен хәрәкәт итү чараларының төзек булуы бик мөһим. Тормозларының тотуын, яктылыкны кире кайтаручы элементларның булуын, фонарь, звонокларның эшләвен карыйбыз”, - диде Вадим Иванов.
Балалар белән бергәләп тормозларның төзеклеген бәяләделәр. Велосипедта яктылык кайтаргычларның булуын һәм чисталыгын барладылар. Велосипедларның гомуми торышын бәяләделәр. Әлеге чара балаларның юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшерү һәм хәвеф-хәтәрләрне булдырмау максаты белән оештырылды.
фотолар "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" оешмасыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев