Салкыннарда ерак юлларга чыкмаска тырышыгыз
Юл иминлеге хезмәткәрләре кисәтә.
Татарстанда кискен суытты. Синоптиклар фаразы буенча, төнлә температура −26 градуска кадәр, көндез −25 градуска кадәр төшәчәк.
24–25 гыйнварда салкыннар көчәячәк: төнлә термометр баганалары −30, кайбер урыннарда −35 градуска җитәргә мөмкин. Коры салкын һава 26 гыйнварда да сакланачак.
Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә ерак сәфәрләрдән тыелып торырга киңәш итә. Көчле салкыннарда, бигрәк тә дизель ягулыгында эшләүче автомобильләр өчен, техниканың ватылу һәм юл-транспорт һәлакәтләре куркынычы арта. Автоинспекторлар машиналарны җентекләп тикшерергә, җылы киенергә, кайнар чәй һәм ягулык запасы алырга киңәш итәләр.
фото: Татар-информ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев