Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Республикада “Көзге каникуллар” профилактик чарасы башланды

23 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә балалар арасында юл-транспорт травматизмын булдырмауга юнәлтелгән киң масштаблы “Көзге каникуллар” чарасы уза.

Агымдагы  елның 9 аенда республика юлларында 359 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 бала һәлак булган һәм 390ы яраланган. 

Балаларны транспортта йөрткәндә аварияләр килеп чыгу  аеруча борчу тудыра. Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге башлыгы, полиция майоры Рамил Гарифуллин хәбәр иткәнчә, ел башыннан Татарстан юлларында 9 пассажир-бала һәлак булган.

Юл хәрәкәтендә катнашучыларның әлеге категориясе белән бәйле вәзгыять кискенләшү сәбәпле, балалар күпләп була торган урыннарда балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуларны кисәтү чаралары узачак. 

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре күз уңыннан юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаган кечкенә җәяүлеләр дә читтә калмаячак. Аларның юл аркылы чыгу кагыйдәләрен бозу фактларын полиция хезмәткәрләре хәрәкәтнең яшь инспекторлар отрядлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, гражданнарның “Ата-аналар патруле”  һәм “Әтиләр патруле”  инициатив төркемнәре, шулай ук “Беренчеләр хәрәкәте” иҗтимагый оешмасы белән берлектә кисәтәчәк. Хокук бозулар турындагы мәгълүмат, җәяүлеләр белән алга таба профилактик эшләү өчен уку урыннарына җибәреләчәк.

Шулай ук полиция хезмәткәрләре мәгариф оешмаларында укучылар һәм аларның ата-аналары белән профилактик әңгәмәләр үткәрәчәк. Тематик лекцияләр автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда узачак.

Хәзерге вакытта  көн кыскарган шартларда, шулай ук уңайсыз һава шартлары аркасында килеп чыккан юл ситуацияләренә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы буенча  Дәүләт автоинспекциясе барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы, сак булырга һәм яктылыкны кире кайтара торган элементлардан файдаланырга чакыра.

Көзге каникуллар алдыннан Зәйнең  шәһәр һәм район мәктәпләрендә, Дәүләт автоинспекциясе һәм “Юл куркынычсызлыгы” фонды  вәкилләре ата-аналар җыелышларында юл кагыйдәләрен искәртеп чыгышлар ясыйлар. Яшь юл инспекторы отрядлары чыгышлары тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев