Район юлларында исерек шоферлар гаебе белән аварияләр теркәлмәгән
Агымдагы елның 6 ае нәтиҗәләре буенча Зәй районы территориясендә барлыгы 279 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 11ендә 5 кеше һәлак булган һәм 8е тән җәрәхәтләре алган.
Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми саны 32 фактка артык (узган ел 247 очрак), ә кешеләр зыян күргән һәлакәтләр 2гә ким.
“Тик безне иң борчыганы аварияләрдә үлүчеләр саны быел икегә артык. Дөрес, имгәнүчеләр 12гә азрак, узган ел 20 кеше юл һәлакәтләрендә травмалар алган булган. Бу ярты елда без транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүче машина йөртүчеләрне ачыклауга зур өстенлек бирдек. Бу юнәлеш буенча көн саен эш алып барыла, атна саен рейдлар үткәрелә, аларда максималь күләмдә шәхси состав җәлеп ителә”, - ди район юл иминлеге сагы хезмәте башлыгы вазифасын башкаручы Вадим Белышев.
Нәтиҗәдә 6 ай эчендә инспекторлар тарафыннан 43 машина йөртүче алкоголь кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен тоткарланган. Әле шулардан икесе инде бер мәртәбә исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен руль артына утырудан читләштерелгән булган. Билгеле булганча, мондый очракта җинаять җаваплылыгы каралган. Әлеге мәсьәләне катгый кую әлбәттә, нәтиҗәсез түгел, шушы ярты ел эчендә Зәй районы юлларында исерек машина йөртүчеләр гаебе белән юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгуга юл куелмаган.
фото редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев