Транспорт чарасының номерларын укыла торган халәттә тоту таләпләрен бозган өчен җаваплылык яный.
Ләкин әгәр номерларның аңлы рәвештә пычрак яки кар белән капланган булуы исбатланса, 5 мең сум күләмендә штраф яки транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер айдан өч айга кадәр мәхрүм итү карала, дип кисәтә юристлар.
Укылмый торган дәүләт теркәү билгеләре өчен җәза аз: кисәтүдән алып 500 сумга кадәр штраф.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев