Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

“Куркынычсыз тәгәрмәч – 2026” район бәйгесе җиңүчесе – 7 мәктәп командасы

Зәйдә «Куркынычсыз тәгәрмәч - 2026» юл иминлеге конкурсының муниципаль этабы узды.

Ярышларда шәһәр һәм районның 22 мәктәбеннән яшь юл инспекторлары командалары катнашты.  Алар үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүен, беренче медицина ярдәме күрсәтү осталыгын, велосипедның төзеклеген ничек карарга кирәклеген, велосипедта кагыйдәләрне төгәл үтәп йөрү күнекмәләрен  күрсәттеләр.

Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны шәһәрнең  7нче  мәктәбе яшь юл инспекторлары командасы алды. Алар һәр этапта иң күп очко җыйды. Икенче урында -  2нче  мәктәп, өченчедә – Кадер авылы мәктәбе  укучылары.

фотолар «Юл куркынычсызлыгы» фондының Зәй бүлекчәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев