“Күкчәчәк” балалары – Яшь юл хәрәкәте инспекторлары ярдәмчеләре сафында
Юл куркынычсызлыгы

“Күкчәчәк” балалары – Яшь юл хәрәкәте инспекторлары ярдәмчеләре сафында

Бакчаның өлкәннәр төркемендә тәрбияләнүчеләр юл инспекторының яшь ярдәмчеләре сафын тулыландырды.

Бу уңайдан багышлау тантанасы  узды. Чарага әти-әниләрне дә чакырганнар. Ә төп кунак – “Юл куркынычсызлыгы” оешмасы башлыгы Вадим Иванов булды. 

«Юлларда һәрвакыт җаваплы, игътибарлы булыгыз»,– диде. Ул балаларны яшь ярдәмчеләр сафына басулары белән тәбрикләде һәм һәркайсына истәлекле бүләкләр тапшырды. 

Булачак юл тәртибен саклаучыларны котлыйбыз һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнүдә уңышлар телибез. 

фотолар балалар бакчасыннан
 


Нет комментариев