Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

«Кояшкай» балалар бакчасында «Иминлек кар бөртеге» акциясе узды

Кышкы каникуллар алдыннан балаларның иминлеген тәэмин итү максатыннан «Кояшкай» балалар бакчасының юл хәрәкәте инспекторлары «Иминлек кар бөртеге» акциясен үткәрде.

Чараның максаты – юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл-транспорт һәлакәтләре проблемаларына җәлеп итү. 
 

Бакчаның  юл хәрәкәте инспекторлары җәяүлеләргә һәм шоферларга кышкы һава шартларын исәпкә алып, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеген искәрттеләр һәм иминлек турындагы белешмәлекләр  тараттылар.

 Кышкы чорда машина йөртүчеләр юлда аеруча игътибарлы булырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәргә тиеш: куркынычсыз тизлекне, куркынычсыз дистанцияне дөрес сайларга кирәк икәнлеген исләренә төшерделәр. 

 "Кояшкай" бакчасында тәрбияләнүчеләр  барчагызны якынлашып килүче Яңа ел белән котлап,   имин юллар телиләр.

фотолар балалар бакчасыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев