Кадер мәктәбе укучылары «Игътибар, балалар» акциясенә кушылды
Юл куркынычсызлыгы

Кадер мәктәбе укучылары «Игътибар, балалар» акциясенә кушылды

Мәктәпнең яшь юл хәрәкәте инспекторлары авыл урамнарында рейд үткәрделәр.

Ата-аналарга  транспорт чарасында балаларны йөртү кагыйдәләрен искә төшерделәр, ә укучыларга җәмәгать транспортында, мәктәп автобусында  тәртипле булырга кирәклеген аңлаттылар. 

Рейд тәмамлангач,  ЮИДчылар  укучыларга җиңелчә уеннар һәм викториналар үткәреп, юл  кагыйдәләрен өйрәнүне кызыклы һәм файдалы иттеләр.

«Юл иминлеге» дәресе вакытында  укучылар, транспорт чарасында  үзләренең һәм башкаларның куркынычсызлыгын саклау өчен, кагыйдәләрне үтәүнең мөһимлеген аңладылар.

фотолар «Юл куркынычсызлыгы» учреждениесеннән.
 


Нет комментариев