Аның максаты – юлларда иминлекне арттыру.
Татарстанда «Куркынычсызлыкны алга сөрү» социаль кампаниясе башланды – ул ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк һәм Россиянең 40 төбәген колачлаячак. Төп максат булып урам чатларында куркынычсызлыкны арттыру тора.
Төрле яшь төркемнәре өчен махсус чаралар әзерләнгән: балалар өчен – театральләштерелгән тамашалар һәм ярышлар, автомәктәптә укучылар өчен – семинарлар, яшүсмерләр өчен – призлы видеороликлар конкурсы. Өлкәннәр исә «Авторадио» мәйданчыгында шундый ук конкурста катнаша алачак.
Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, узган ел белән чагыштырганда, республика юлларында юл-транспорт һәлакәтләре һәм һәлак булучылар саны өч тапкырга кимегән, ә җәрәхәтләнүчеләр саны 16 кешегә азрак булган. Шулай да проблемалар саклана: болар – светофор сигналларына һәм урам чатларында юлга чыгу чиратын үтәмәү. Мәсәлән, быел тыю сигналына чыгу аркасында 53 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, аларда 69 кеше зыян күргән.
Параллель рәвештә төбәктә юл инфраструктурасы яңартыла: быел 12 светофор урнаштыру, 92 километрга якын яктырткычлар челтәре һәм 12 километрга якын тротуар төзергә планлаштырыла. Шулай ук йөртүчеләрне җәяүлеләр турында кисәтүче махсус сигнал системалары кертелә һәм җәяүлеләр кичүләре төрле дәрәҗәләргә күчерелә – бу транспорт белән җәяүлеләр арасындагы бәрелешләрне булдырмас-ка ярдәм итә.
Оештыручылар агарту, инфраструктураны яңарту һәм коммуникациянең заманча форматларын берләштерү юл чатларында хәрәкәтне барлык катнашучылар өчен дә куркынычсызрак итәр дип өметләнәләр.
фото: Татар-информ
Нет комментариев