Юлларда иминлек турында лагерьларда әңгәмәләр оештырыла
Зәй районында «Йолдызлык” балалар ял лагеренда юл-транспорт травматизмын профилактикалауга багышланган очрашу узды.
Ял итүче балалар өчен чараны яшьләр эшләре идарәсе оештырды. Балалар алдында “Юл куркынычсызлыгы” фондының район бүлеге башлыгы Вадим Иванов чыгыш ясады. Ул балигъ булмаганнарга юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләрен искә төшерде.
Скутерлар, электросамокатлар, скейтбордлар һәм велосипедлар белән идарә иткәндә куркынычсызлыкка аерым игътибар бирү кирәклеге кисәтелде. Белгеч балаларны җәяүлеләр кичүләрендә игътибарлы булырга, юлда сак булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә өндәде.
фото «“Юл куркынычсызлыгы” фонды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев