Юлларда игътибарлы булыйк
Юл куркынычсызлыгы

Юлларда игътибарлы булыйк

7-13 сентябрьдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 106 хәбәр һәм гариза кергән.

Теркәлгән җинаятьләр арасында компьютер мәгълүматларына хокуксыз керү, урлашу очраклары бар.

Бу чорда шәһәр-районда 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә, аларда сәламәтлегенә зыян килүчеләр һәм үлүчеләр юк.

Бу чорда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 78 очрагы теркәлгән.

Юлларда игътибарлы булыйк! Юллар ашыгуны, хәмер кулланып руль артына утыруны гафу итми. Беркайчан да шуны исебездән чыгармыйк!

Узган атнада компьютер мәгълүматларына хокуксыз керүнең ике очрагы теркәлгән. Кырыгалдарлар махсус хәрби операциядә һәлак булган туганнарның орден-медальләрен бирү тәкъдиме белән чыгып, телефонга килгән кодны атауны сораганнар. Гражданнар уяулык күрсәткән, аларның дәүләт хезмәтләре порталына керү мөмкинлеге тудырылмаган.


Нет комментариев