Юл хәрәкәте инспекторларының яшь ярдәмчеләре үз сафларын тулыландырды
Зәйнең «Уймак кыз» балалар бакчасында өлкәннәр төркемендә тәрбияләнүче балаларын ЮПИД (Юл хәрәкәте инспекторларының яшь ярдәмчеләре) отрядына тантаналы рәвештә багышлау чарасы узды.
Әзерлекләрен раслау өчен, кечкенәләр юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча чын сынау үттеләр: катлаулы сорауларга җавап бирделәр һәм тантаналы ант кабул иттеләр.
Яңа ярдәмчеләрне котларга юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль хезмәткәр Елена Минһаҗева килде.
Балалар бу вакыйгага бик җитди әзерләнгәннәр. Хәзер алар кечкенәләр өчен, хәтта әти-әниләре өчен дә юл хәрәкәте иминлеге буенча аңлату дәресе үткәрергә әзерләр.
фотолар район дәүләт автоинспекциясеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев