Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

«Юл - тормыш символы!»: бакчада тәрбияләнүчеләр юлда дөрес йөрергә чакыра

Юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан «Кояшкай» балалар бакчасында «Юл - тормыш символы!» дип исемләнгән иминлек сәгате узды.

Яшь юл хәрәкәте инспекторлары җәяүлеләр белән әңгәмә кордылар, юл хәрәкәте кагыйдәләре үтәүне искәрттеләр.

Бакчада тәрбияләнүчеләр җәяүлеләргә мөрәҗәгать иттеләр. Юлда дөрес йөрергә чакырдылар. Юл иминлеге турында кайгыртырга кирәклеген әйттеләр.

Әңгәмә ахырында һәр җәяүлегә акция символы – «куркынычсызлык ромашкасы» тапшырылды, анда төрле өндәмәләр язылган: «Юл йөрү кагыйдәләрен бозмагыз – зур бәлагә китерәчәк!", "Белем һәм ачыклык кагыйдәләре-ул безнең куркынычсызлык!", "Әгәр юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәсәң, синең белән бәлага юлыкмассың". Җәяүлеләр балаларга Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә шундый мөһим кагыйдәләрне искә төшерүләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска вәгъдә иттеләр.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә үткәрелгән чара әһәмиятле генә түгел, ә файдалы да булды-барлык җәяүлеләргә гаилә кыйммәтләрен саклауның мөһимлеген тагын бер кат искә төшерделәр, шуларның берсе – юл кагыйдәләрен үтәү.

фотолар балалар бакчасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев