Юл-патруль хезмәте инспекторы «Энҗе» балалар бакчасында кунакта булды
Юл иминлеге дәресе кысаларында юл-патруль хезмәте инспекторы Федор Алексеев «Энҗе» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән очрашты.
Малайлар-кызлар белән бергәләп юлларда балаларның имгәнүен булдырмау турында сөйләштеләр һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатладылар.
Аеруча патруль машинасы һәр балада кызыксыну уятты. Автомобильгә утырып карадылар, багажнигында ниләр булуы белән кызыксындылар. Инспекторның аклы-каралы таягы – жезлны тотып карадылар. Яктылык һәм тавыш сигналларын кабызгач, балаларның йөзе тагын да балкыды.
Патруль автомобиле белән танышу сабыйларда онытылмас тәэсир калдырды.
Балалар бакчасы һәм Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән уртак чаралар балаларда шәһәр урамнарында үз-үзләрен имин тоту буенча ныклы күнекмәләр булдыруга, зур һөнәрләр дөньясы белән танышуга ярдәм итә.
фотолар «Юл куркынычсызлыгы» фондының Зәй бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев