Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Юл кагыйдәләрен бозу – үз-үзеңне сакламау дигән сүз

Зәй районы юл иминлеге сагы бүлегеннән хәбәр итүләренчә, быелның 6 аенда барлыгы 1922 административ хокук бозу очрагы ачыкланган, узган ел ул 1648 булган.

Шулардан иң күп хокук бозу куркынычсызлык каешын эләктермичә йөрү белән билгеләнә. Инспекторлар мондый 608 кагыйдә бозу буенча беркетмә төзегән. 

“Ә бит юл һәлакәте килеп чыга калганда, куркынычсызлык каешы кеше гомерен саклап калуга сәләтле, төп фактор булып тора. Тагын иң нык борчыган кагыйдә бозу – ул каршы як полосага чыгып хәрәкәт итү, быел без 112 машина йөртүчене туктатып аяныч нәтиҗәләрне булдырмый калдык”, - ди район автоинспекциясе башлыгы вазифаларын үтәүче Вадим Белышев.

 Ә 108 кагыйдә бозу җәяүлеләр тарафыннан кылынган. Тиеш булмаган урыннан олы юлга чыгу яисә светофорның “кызыл” утына игътибар итмәү җәяүле өчен бик аяныч тәмамланырга мөмкин. Мәсәлән, районда җәяүлеләр катнашында 6 айда 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда бер  кеше һәлак булган, бер  кеше яраланган. Һәр җәяүленең, олыларның һәм балаларның киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элемент булуы бик мөһим.  

Чөнки тәүлекнең караңгы вакытында юл читеннән баручы җәяүлене киемендә махсус элемент булмаса машина йөртүче күрмәскә һәм бәрдереп китәргә бик ихтимал.

фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев