Юл йөрү кагыйдәләрен – кечкенәдән
16 июньдә Мирный бистәсе мәдәният йортында юл хәрәкәте иминлегенә багышланган «Балачак куркынычсызлыгы» дип исемләнгән чара үтте.
Мәдәният хезмәткәрләре «Елочка» мәктәп яны лагерена йөрүче балаларга юл йөрү кагыйдәләрен исләренә төшерделәр. Балаларга аңлаешлы һәм мавыктыргыч булсын өчен ул уен формасында барды.
Үзләрен урамда ышанычлы хис итү һәм хәрәкәт агымыннан курыкмау турында сөйләштеләр.
Викторинада катнаштылар, табышмакларга җаваплар таптылар. Юл билгеләре ясап, эстафета уеннары уйнап, шул рәвешле малайлар-кызлар машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен кирәкле булган төгәл һәм катгый кагыйдәләрне кабатладылар.
Программа балаларда белем формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Чараны оештыручылар юлда, урамда һәм транспортта үз-үзеңне тоту культурасына җаваплылык тәрбияләүне максат итеп куйды.
фотолар мәдәният йортыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев