“Теремкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр “Энергетик” Мәдәният сараена килделәр һәм биредә эшләүчеләр белән бергәләп юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар.
Аларга “Юл куркынычсызлыгы” ДБУ башлыгы һәм юл инспекторы да ярдәм итте.
Балалар кагыйдәләрне ничек дөрес үтәргә кирәклеген чагылдырган эстафетада катнаштылар һәм мультфильмнар карадылар.
Иминлек дәресендә катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, һәркайсы юл кагыйдәләрен дөрес үтәргә вәгъдә бирде.
фотолар «Юл куркынычсызлыгы» ДБУдан.
Нет комментариев