Татарстан юлларында ел башыннан алып исерек хәлдәге машина йөртүчеләр гаебе белән 26 кеше һәлак булган. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде.
«Исерек хәлдә машина йөртү - юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозу санала. Ел башыннан исерек машина йөртүчеләр катнашында 86 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 26 кеше һәлак булган, 121е төрле тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда аварияләрнең төп күрсәткечләре кимү күзәтелә, юл-транспорт һәлакәтләре саны - 51 очракка, үлүчеләр саны – дүрткә, имгәнүчеләр 46 кешегә азайган», - дип өстәде ул.
Ул моннан ике көн элек булган юл-транспорт һәлакәтен алкоголь куллануның юлда кеше гомерләрен харап итүенә мисал итеп китерде. Искәртеп үтәбез, 12 августта Югары Ослан районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Volkswagen автомобиленең 54 яшьлек йөртүчесе, каршы як полосага чыгып, «Лада Калина» һәм «Лада Искра» машиналары белән бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә «Лада Искра» автомобиленең пассажирлары – хатын-кыз, шулай ук ике бала һәлак булган. Тагын биш зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар.
Чит ил машинасын белән Казанда яшәүче ир-ат идарә иткән. Ул исерек булган. Әлеге факт буенча эше кузгатылган. Машина йөртүчегә 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Нет комментариев