Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Иң кечкенәләр өчен – куркынычсызлык дәресләре

Зәй районы Чыбыклы мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары үзләре шефлыкка алынган балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр.

Күркәм традициягә әверелгән очрашу агитбригаданың көчле чыгышыннан башланды. ЮИДчылар нәниләргә җәяүлеләр өчен иң мөһим юл хәрәкәте кагыйдәләрен аңлаешлы формада искә төшерделәр һәм яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллануның ни өчен шулай мөһим булуын аңлаттылар.

Концерттан соң яшь инспекторлар балалар өчен танып-белү дәресе үткәрделәр. Алар бергәләп «юл тозакларын» — кагыйдәләрне белгән очракта да, җәяүлегә куркыныч тудыручы хәлләрне ачыкладылар.

фотолар: «Юл куркынычсызлыгы» оешмасыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев