Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Иң яхшы команда билгеләнде

Шәһәрнең 7нче мәктәбе базасында район мәктәпләренең яшь юл инспекторлары отрядлары арасында унҗиденче бәйге оештырылды. Анда җиңүче команда булып 2нче мәктәп отряды танылды. Алар велосипед белән бүләкләнде.

Районда яшь буынны кече яшьтән юл йөрү кагыйдәләрен төгәл белеп, үтәргә өйрәтүгә җитди игътибар бирелә.
Бүгенге көндә шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә 41 яшь инспекторлар отряды эшли, аларга 597 бала җәлеп ителгән. Бу отрядлар юл йөрү иминлеге буенча төрле чараларда һәрдаим актив катнаша. Әлеге бәйгегә дә һәр мәктәптән диярлек командалар үзен сынарга килде. Барлыгы 22 отрядтан 4әр әгъза юл йөрү кагыйдәләре буенча компьютерларда имтихан тотты, медицина өлкәсендә беренче ярдәм күрсәтү буенча белемнәрен күрсәтте, агитбригадалар иҗади бәйгедә юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалады. 
 Бәйге барышында һәр 22 отряд әгъзасы төрле биремнәрне аерым кабинетларда үтәде. Мәсәлән, медицина буенча беренче ярдәм күрсәтү биремен беренчеләрдән булып Сәвәләй, Якты Күл, Поручик мәктәбе укучылары башкарды. Алар ун сорауга 10 минут эчендә җавап бирергә тиеш булды.


“Безнең балалар яшь инспекторлар отряды ярышларында һәр елны катнашып киләләр. Узган ел да безнекеләр икенче  урынны яулады, быел да ныклап әзерләндек. Отрядыбызда барлыгы 23 укучы исәпләнә. Алар – икенчедән тугызынчы сыйныфка кадәрге балалар. Укучылар өчен яшь инспекторлар отряды әгъзасы булу – горурлык, чөнки алар юл кагыйдәләрен яхшылап үзләштерә”, – ди отряд җитәкчесе, өстәмә белем бирү педагогы Светлана Москова.


6нчы мәктәпнең бәйгедә катнашучы яшь инспекторларына көч бирергә отрядның башка әгъзалары да килгән иде. V “А” сыйныфы укучылары Элина Галиуллина, Зарина Гарипова, Самина Мөстәкыймова отряддашларына кагыйдәләрне искә төшерергә, биремнәрне үтәүне кабатларга ярдәм итәбез, диләр. Әлеге команда да узган ел яхшы нәтиҗәләр күрсәткән. 
Кыскасы, яшь инспекторлар отряды бәйгесе – катнашучылар өчен генә түгел, барлык укучыларга да юл йөрү кагыйдәләренә игътибарлы булырга кирәклеген искәртүче чара.  

– Бу бәйге – яшь инс-пекторлар арасында 2025 елдагы икенче этап. Беренчесе яз көне оештырылган иде, анда отрядлар велосипедларда дөрес йөрү 
буенча практик имтихан тотты. Хәзер без бәйгенең көзге сессия өлешен оештырабыз. Бу, беренчедән, балаларга җәйге яллардан соң юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү булса, икенчедән, республикакүләмендәге бәйгегә ныклы әзерлек чарасы да, – диде “Юл куркынычсызлыгы” фондының район бүлеге башлыгы Вадим Иванов.

– Балигъ булмаганнар катнашындагы юл һәлакәтләрендә күп очракта балаларның юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүләре нәтиҗәсендә аяныч нәтиҗәләр килеп чыга. Сез – яшь инспекторлар, кагыйдәләрне инде яхшы беләсез. Аларны үз үрнәгегездә башкаларга да сеңдерү мөһим. Чөнки иминлек иң беренче чиратта һәр кешенең үзеннән тора, ә юллар аеруча игътибарлы булуны сорый, – дип билгеләде район авто-инспекциясе башлыгы Рамил Гарифуллин.

Ярыш нәтиҗәсе:
2нче мәктәп – I;
7нче мәктәп, балалар иҗат йорты, Сәвәләй мәктәбе – II;
Чыбыклы мәктәбе –  III урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев