Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Иминлек турында киносеанс

Зәйнең «Космос» кинотеатрында юл хәрәкәте иминлеге буенча акция узды.

Мәктәп укучыларының кышкы,каникуллары алдыннан Дәүләт автоинспекциясе һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ вәкилләре балалар өчен профилактик чара үткәрделәр.

Киносеанс башланыр алдыннан инспекторлар яшь җәяүлеләргә юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә кирәклеген искәрттеләр.

● Яктылыкны кире кайтара торган элементларны киемдә тәүлекнең караңгы вакытында кулланырга.
●Уеннар өчен куркынычсыз урыннарны — ишегалды территорияләрен, паркларны, скверларны сайларга;
 
●Таудан төшү юл буенда тәмамланмасын өчен, таудан шуганда  игътибарлы булырга;
●Машина юлларын кичү кагыйдәләрен төгәл үтәргә: як-якка карарга, бары тик җәяүлеләр кичүеннән һәм светофорның рөхсәт сигналына гына чыгарга.

Укучылар белән белемнәрен ныгыту өчен тематик викторина үткәрелде. Барлык катнашучылар да файдалы белемнәр генә түгел, уңай хисләр дә алдылар.

"Безнең төп максат - юл-транспорт травматизмын кисәтү һәм балаларның ялын чын-чынлап куркынычсыз итү", - "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" фондының район бүлеге башлыгы Вадим Иванов.

фото  "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" фондыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев