Зәйнең «Уймак кыз» балалар бакчасында «Иминлек кар бөртеге » дип исемләнгән профилактик чарасы узды.
Балалар әти-әниләре белән бергә юл кагыйдәләрен үтәргә чакырган кар бөртекләре ясадылар. Аларны машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә тапшырдылар. Шундый гадәти булмаган чара бакчада тәрбияләнүчеләрне юлда йөрү тәртибен тагын да яхшырак истә калдырырга мөмкинлек бирә.
фотолар «Юл куркынычсызлыгы» ДБУ фондыннан
Нет комментариев