Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда, шәһәрнең 1нче мәктәбе укучылары белән юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләштеләр.
Чарада юл кагыйдәләрен викторина сорауларына җавап биреп кабатладылар. Шулай ук биредә “Юл куркынычсызлыгы” фонды район бүлеге башлыгы Вадим Иванов гитарада уйнап музыкаль чигенешләр дә ясады. Укучылар ял да итте, юл кагыйдәләрен дә хәтерләрендә яңарттылар.
Фотолар район автоинспекциясеннән.
Нет комментариев