«Якты коңгыз» балалары ,,Юл кагыйдәләрен үтибез, гомеребезне саклыйбыз! » чарасында катнашты
Бүген - Бөтендөнья юл - транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне.
Бөтендөнья юл - транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне уңаеннан ,,Якты коңгыз" балалар бакчасының юл хәрәкәте инспекторының яшь ярдәмчеләре отрядында тәрбияләнүчеләр педагоглар белән берлектә, шулай ук юл хәрәкәте иминлеге Дәүләт идарәсе башлыгы Вадим Иванов һәм Дәүләт автоинспекциясе инспекторы Федор Алексеев катнашында ,,Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтибез, гомеребезне саклыйбыз! " дигән профилактик акциядә катнаштылар.
Балалар плакатлар һәм ак шарлар тотып юл кырыена тезелделәр, машина йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең игътибарын юлларда куркынычсызлык проблемасына җәлеп иттеләр. Аннары ЮХИДИ инспекторы машина йөртүчеләрне туктатты, ә балалар аларга ак шарлар һәм белешмәләр тапшырдылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның актив катнашуы нәтиҗәсендә без юлларда бәхетсезлек очраклары куркынычын сизелерлек киметә алачагыбызга ышанабыз. Куркынычсызлыкта иң мөһиме - безнең уртак җаваплылык һәм игътибарлылык.
фотолар: «Юл куркынычсызлыгы» ДБУ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев