Һәлакәтләр булмасын өчен
Бөтендөнья юл - транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне уңаеннан Зәйнең “Якты коңгыз» балалар бакчасының яшь юл хәрәкәте инспекторы отряды әгъзалары педагоглар белән берлектә “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтибез, гомеребезне саклыйбыз!» дигән профилактик акциядә катнаштылар.
Чарада шулай ук “Юл куркынычсызлыгы” фондының Зәй районы буенча бүлеге башлыгы Вадим Ивановч һәм Дәүләт автоинспекциясе инспекторы Федор Алексеев та катнаштылар.
Балалар плакатлар һәм ак шарлар тотып юл кырыена тезелделәр, машина йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең игътибарын юлларда куркынычсызлык мәсьәләсенә җәлеп иттеләр. Аннары юл иминлеге сагы инспекторы машина йөртүчеләрне туктатты, ә балалар аларга ак шарлар һәм белешмәләр тапшырдылар.
“Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның актив катнашуы нәтиҗәсендә без юлларда бәхетсезлек очраклары куркынычын сизелерлек киметә алачагыбызга ышанабыз. Куркынычсызлыкта иң мөһиме - безнең уртак җаваплылык һәм игътибарлылык”, - ди Вадим Иванов.
фото район Дәүләт автоинспекциясеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев