Гыйнвар аенда Татарстанда исерек машина йөртүчеләр гаебе белән дүрт кеше һәлак булган
Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Эчке эшләр министрлыгының республика буенча Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов хәбәр итте.
"Бер ай эчендә алкоголь исереклеге хәлендә булган машина йөртүчеләр катнашында барлыгы сигез юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Дүрт кеше һәлак булды, ун кеше яраланды", - диде Гарипов.
ТР Дәүләт автоинспекциясе искәртә: исерек килеш идарә итү - юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу.
Чыганак: татар информ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев