Былтыр Татарстан тимер юлларында 27 кеше һәлак булган
2025 елда Татарстанда тимер юллардагы аварияләрдә 29 кеше зыян күргән, шуларның 27се һәлак булган. Һәлак булучылар арасында биш бала да бар. Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында шундый мәгълүматлар китерелде.
Моннан тыш, 2026 елның беренче кварталында тимер юллардагы юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күргән биш кеше теркәлгән. Зыян күрүчеләрнең өчесе һәлак булган.
Комиссиядә шулай ук тимер юл кичүләрендә юл-транспорт һәлакәтләренең артуын билгеләп үттеләр. Әйтик, 2025 елның беренче кварталында ике авария булган, анда бер кешенең гомере өзелгән. 2026 елның шул ук чорында өч авария теркәлгән, бәхеткә, һәлак булучылар юк.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев