Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Бүгеннән “Кышкы каникуллар” операциясе башлана

11 гыйнварга кадәр юл инспекторлары балаларга игътибарны арттыра.

Профилактик операция каникул вакытында балаларның травмалар алу куркынычын кисәтү максатында оештырыла, чөнки балалар катнашында булган аварияләр саны уйланырга мәҗбүр итә. Агымдагы елның 11 аенда республика буенча 429 юл-транспорт һәлакәтендә 15 бала үлгән, 457се  җәрәхәтләнгән. 
 

Дәүләт автоинспекциясенең Зәй бүлеге хезмәткәрләре әйтүенчә, бигрәк тә транспорт чараларында балаларны саклык җайланмаларын кулланмыйча утыртып йөртү аяныч хәлләргә китерә. Машина йөртүчеләрнең пассажир балалар өчен икеләтә җаваплылыкта булуларын онытмаулары мөһим. Шулай ук, көннең караңгы вакытында киемнәрдә яктыртучы элементлар булу кирәк.  Транспорт хәрәкәте күп булган урыннарга якын җирләрдә тау шуу, уйнау да катгый тыела.

фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев