“Бөртеккәй” балалары юл кагыйдәләренә багышланган флешмобка кушылды
Чара юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрне ныгыту максатыннан оештырылды.
«Бөртеккәй» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең иртәләре юл йөрү кагыйдәләрен кабатлаудан башланды. Бакчага кунакка «Завод» территориаль иҗтимагый үзидарә вәкилләре, “Юл куркынычсызлыгы” ДБУ башлыгы Вадим Иванов та килде. Шулай ук әти-әниләр дә катнашты. Урамда, саф һавада «Бергә ПДД өйрәнәбез» дигән флешмоб узды.
Кечкенә малайлар һәм кызлар юл кагыйдәләренә багышланган чыгышлар күрсәттеләр. Юл йөрү инспекторларының яшь ярдәмчеләре (ЮПИД) юл куркынычсызлыгы турында шигырьләр сөйләделәр.
Бәйрәмнең үзенчәлеге – балалар һәм ата-аналарның бергә катнашуы, алар бию хәрәкәтләрен өйрәнеп, гаилә белән мөһим кагыйдәләрне кабатладылар.
«Юл куркынычсызлыгы» бүлеге җитәкчесе Вадим Иванов автомобильдә балаларны куркынычсыз йөртү кагыйдәләре турында искәртте һәм барлык сорауларга җавап бирде.
фотолар бакчадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев