Балкып тор: Кадер мәктәбендә фликерлар турында сөйләштеләр
Юл куркынычсызлыгы

Балкып тор: Кадер мәктәбендә фликерлар турында сөйләштеләр

Мәктәпнең “Сигнал” яшь юл хәрәкәте инспекторлары рейдка чыкты.

Һәр сыйныфка кереп укучыларның яктылыкны кире кайтаручы элементларының булу-булмавын тикшерделәр. 
Аның әһәмияте, аларны дөрес куллану турында  сөйләделәр, фликерларны сатып алганда ничек дөрес сайларга кирәк булуын да әйттеләр. 

"Безнең төп бурычыбыз – укучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү гадәтен сеңдерү. Һәр укучының юлда "балкып" торуы мөһим. Чөнки караңгы киемдә машина йөртүче кечкенә җәяүлене күрми. Димәк, машина тәгәрмәчләре астына эләгү куркынычы бар, - дип саный яшь инспекторлар.  


фотолар мәктәптән.


Нет комментариев