Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Уку елы башланды: балаларның иминлеге – беренче урында

Көзнең беренче көне аеруча дулкынландыргыч: Зәй районының меңләгән балалары өчен беренче кыңгырау чыңлады.

Бу көнне  Зәй дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре дә  читтә калмады,  юлдагы куркынычсызлык турында искә төшерү өчен Сәвәләй урта мәктәбендә булдылар. 

Укучыларны, аларның ата-аналарын һәм педагогларны яңа уку елы башлану белән Зәй  Дәүләт автоинспекциясе бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин һәм «Юл куркынычсызлыгы»  фонды җитәкчесе Вадим Иванов тәбрикләде. 

Бу көнне юл хәрәкәтендә иң яшь катнашучыларга — беренче сыйныф укучыларына аерым игътибар бирелде. 

Аларга  яктылыкны кире кайтара торган портфельләр тапшырылды.

-Бу заманча букчалар  уңайлы гына түгел, ә баланы тәүлекнең караңгы вакытында һәм начар күрү шартларында машина йөртүчеләр өчен сизелерлек итә, – ди юл белгечләре.  

Зәй районы Дәүләт автоинспекциясе коллективы барлык укучыларга имин юллар, яхшы билгеләр һәм уңышлы уку елы тели! Белемгә юл бәхетле һәм куркынычсыз булсын. 

фото «Юл куркынычсызлыгы» ДБУнән
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев