Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Балаларны машинада махсус креслосыз йөртүгә штраф бәясе артты

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Россиядә 9 гыйнвардан балаларны автокреслосыз йөрткән өчен штраф күләме артуы турында хәбәр итә.

Гади машина йөртүчеләр өчен штраф 5 мең сум, үзмәшгуль таксистлар өчен – 50 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 200 мең сумга кадәр. Бу хакта Дәүләт Думасының Транспорт һәм транспорт инфраструктурасын үстерү комитеты рәисенең беренче урынбасары Павел Федяев хәбәр итте, дип яза “Татар-информ” РИА Новости агентлыгына сылтама белән.

Элегрәк балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык гади машина йөртүчеләр өчен 3 мең сум, вазифаи затлар өчен 25 мең сум һәм юридик затлар өчен 100 мең сум тәшкил итә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев