Балалар тынычлык һәм иминлек өчен
Зәйнең “Якты коңгыз» балалар бакчасы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган ,,Георгий тасмасы» патриотик акциясендә катнаштылар.
Шәһәрнең Энергетиклар урамында педагоглар һәм балалар ,,Юл хәрәкәте иминлеге яшь ярдәмчеләре җиңү өчен рәхмәт әйтә" девизы астында машина йөртүчеләрне, җәяүлеләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, хәерле юл теләделәр. Аларга Бөек Ватан сугышы геройларының батырлыгына хөрмәт һәм хәтер символы - Георгий тасмасын һәм үз куллары белән ясалган күгәрченнәр тапшырдылар. Яшь инспекторлар котлаулар белән бергә юлларда юл хәрәкәте һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искә төшерделәр.
фотолар балалар бакчасыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев