Балалар катнашында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча дәрес узды
Юл куркынычсызлыгы

Балалар катнашында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча дәрес узды

“Минем ишегалды лагере” проектында катнашучылар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча профилактика дәресе үткәрелде

автор фотосы,
автор фотосы, "Минем ишегалды лагере"на йөрүче балалар юл кагыйдәләрен өйрәнә

Җәяүлеләр, велосипедчылар һәм самокатчылар өчен дәрес

Балаларга җәяүлеләрнең, велосипедчыларның һәм самокатта йөрүчеләрнең үз-үзләрен куркынычсыз тотулары турында искә төшерделәр. Чараны оештыручылар машина юлыннан ничек дөрес чыгарга, кайда велосипедта һәм самокатта хәрәкәт итү куркынычсыз һәм ни өчен юл билгеләре таләпләрен үтәү мөһим булуын сөйләделәр.

Яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллануга аерым игътибар бирелде. Мондый аксессуарлар машина йөртүчеләргә тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлене күрергә ярдәм итә. Шулай ук машина юллары янында  уеннарның һәм анда йөрүнең куркыныч булуы турында искә төшерделәр. 

«Минем ишегалды лагере» – куркынычсыз ял мәйданы

«Минем ишегалды лагере» проекты каникуллар вакытында балаларны берләштерә, аларга өйләре янында файдалы һәм кызыклы ял тәкъдим итә. Профилактика дәресләре мондый ялны мавыктыргыч кына түгел, куркынычсыз да итә. Чараны оештыручылар дәрестә алган белемнәр яшь зәйлеләргә юл йөрү кагыйдәләренә игътибарлырак булырга һәм җәйге сәфәрләрдә куркынычсызлыкны сакларга ярдәм итәр дип ышана.


Нет комментариев