Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Балалар юл корбаны булмасын

Бөтендөнья юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне алдыннан “Алтынчәч” балалары Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән мөһим акциягә кушылды.

 «Безне саклагыз» дип язылган плакатлар тотып сабыйлар урамның  кеше күп йөри торган  урынына чыктылар. Шулай итеп алар шоферларга   руль артында игътибарлы булырга һәм транспортта балаларны йөртү   җайланмаларын  һичшиксез кулланырга кирәк булуын искәрттеләр.

Бу акция – гади очрашу гына  түгел, ә юл хәрәкәтендә иң кечкенә катнашучыларның иминлеге өлкәннәр кулында икәнлеген  сабыйлар тарафыннан искә төшерү.

фотолар балалар бакчасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев