Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

«Автобус» оператив – профилактик операциясе үтә

22 апрельдән Татарстан Республикасы территориясендә «Автобус» оператив - профилактик чарасы уздырыла.

2026 елның 3 аенда Татарстан Республикасында автобус йөртүчеләр гаебе белән 16 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 22 кеше тән җәрәхәте алган.

Операция барышында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре автобусларга  контрольне көчәйтәчәк, шул исәптән балаларны йөртү дә катгый тикшереләчәк. Лицензияләр булуга, транспортның техник торышына, техник карау узуга һәм машина йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимын үтәвенә аерым игътибар бирелә.

Шулай ук пассажир транспортын тоташ тикшерүләр, машина йөртүчеләр белән профилактик әңгәмәләр һәм миграция законнарының үтәлешен тикшерү булачак. Төп максат — аварияләрне киметү һәм пассажирларның иминлеген тәэмин итү.

фото:  район Дәүләт автоинспекциясеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев