«Ата-аналар патруле» иминлек сагында
Юл куркынычсызлыгы

«Ата-аналар патруле» иминлек сагында

Зәйдә «Юлда яктырак күрен» акциясе кысаларында «Ата-аналар патруле» рейды узды. 4нче мәктәпнең ата-аналары һәм беренче сыйныф укучылары актив катнашты.

Чараны оештыручылар караңгы вакытта киемдә яктылык кайтаргычларның мөһимлеген искә төшерүне максат итеп куйган.  Район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балалар һәм ата-аналар белән сөйләшеп, шундый гади элементның да  гомерне саклап кала алуын аңлаттылар.

- Юлдагы иминлеккә битараф булмаган  һәркемгә рәхмәт! Бергәләп без балаларыбыз өчен юлларны иминрәк итәбез, ди юл сагы хезмәткәрләре.

фотолар «Юл куркынычсызлыгы» ДБУдан.

 


Нет комментариев