“Алтынчәч”нең яшь юл инспекторлары иминлек сагында
«Игътибар: балалар!» оператив-профилактик чарасы кысаларында «Алтынчәч» балалар бакчасы «Яшь юл инспекторлары» акциясе уздырды.
Акцияне тәрбияче Ләйлә Зарипова әзерлек төркеме балалары белән үткәрде. Балалар белән светофор янына экскурсия оештырылды, анда тәрбияче балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре турында сөйләде. Алга таба яшь юл инспекторлары үтеп баручыларга юлда куркынычсызлык кагыйдәләре һәм балаларны автомобильдә йөртү кагыйдәләре турында искә төшерделәр. Шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балалар башлангыч сыйныф укучыларына юл йөрү кагыйдәләрен искәрткән белешмәлекләр таратты.
фотолар балалар бакчасыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев