Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Бүген – Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне

Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Быел ул 16 ноябрьгә туры килә. Бу көнне һәр җирдә төрле чаралар һәм акцияләр үткәрелә.

Чараны оештыручылар юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү, юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлүчеләр һәм яраланучылар санын киметү, юлдагы хокук бозуларга каршы тору проблемаларына киң җәмәгатьчелекне җәлеп итүне максат итеп куя. 

Ел башыннан Татарстан юлларында  2 355 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 239 кеше һәлак булган һәм 2 845 кеше яраланган. Узган ел белән чагыштырганда, үлүчеләр саны 18гә арткан, шул ук вакытта юл-транспорт һәлакәтләре саны 8гә кимегән, яраланучылар саны 48гә кимегән.

Иң күп аварияләр тизлекне арттырудан һәм каршы як полосага кинәт килеп чыгудан гыйбарәт, ди юл сагы хезмәткәрләре. 

Барлыгы шундый 164 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 67 кеше һәлак булган һәм 257 кеше яраланган.

Балаларның юл-транспорт травматизмы торышы аеруча борчылу уята. Быелгы 9 айда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 359 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 бала һәлак булган һәм 390 бала яраланган. Узган ел белән чагыштырганда, аварияләр  саны – 24кә , үлүчеләр  1гә арткан. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев