Зәйнең “Урман әкияте” бакчасында “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” акциясе үтте
«Беренчеләр хәрәкәте» пилот төркемендәге балаларның уртак тырышлыгы белән «Урман әкияте» бакчасында «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясе үткәрелде.
Әлеге акциядә балалар бакчасының барлык төркемнәре дә катнашты. Шуның нәтиҗәсендә махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен кирәкле әйберләр җыелды. Җыелган гуманитар ярдәм "Зәй сезнең белән" волонтерлык хәрәкәте пунктына тапшырылды.
Шулай ук балалар бу пунктка килеп, маскировка челтәрләре ничек үрелүен күрделәр һәм үзләре дә челтәр үреп карадылар.

Мондый чаралар балаларда Ватанга, армиягә карата горурлык хисләре тәрбияләү, Ватаныбыз сагында торучы батыр хәрби егетләргә рәхмәт белдерү өчен зур мөмкинлек булып тора.
Фотолар бакчадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев