Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Зәйнең “Миләшкәй” бакчасы балалары хәрбиләргә көзге открыткалар ясадылар

Бу открыткалар гуманитар ярдәм белән махсус операция зонасына җибәреләчәк.

Мирный бистәсе китапханәсендә “Махсус хәрби операция геройлары – безнең якташларыбыз” дип аталган  патриотик сәгать узды.

Чарага “Миләшкәй”  бакчасының әзерлек төркеме балалары чакырылды.

Патриотик сәгать җитди сөйләшүдән башланды. Китапханәче Эльвира Архипова нәниләргә махсус хәрби операциянең нәрсә икәнлеге һәм ни өчен безнең бурычыбыз –  тыныч тормышыбызны еракта саклаучыларны истә тоту һәм хөрмәт итү икәнлеге турында сөйләде. Балалар Россия хәрбиләренең батырлыгы, ныклыгы һәм рух көче турындагы тарихны зур игътибар белән тыңладылар. 

"Балаларга чын геройлар мисалында патриотизмның нәрсә икәнен аңлату бик мөһим. Бәлки бу геройлар алар белән бер урамда яшидер. Без гади кешелек сыйфатлары  - кыюлык, дуслык, үзара ярдәмләшү һәм җаваплылык турында сөйләштек. Безнең хәрбиләребез нәкъ менә шушы кыйммәтләрне яклый да инде”, - ди Эльвира Архипова.

 Очрашуның икенче өлеше тулысынча иҗатка багышланды. Китапханәче җитәкчелегендә балалар махсус хәрби операциядә катнашучыларга көзге открытка ясау буенча мастер-класста катнаштылар. Балалар кәгазь битләренә аллы-гөлле өрәңге яфраклары ясап, "Рәхмәт!" һәм "Сезне өйдә көтәләр!” дип яздылар.

Чараның кульминациясе балаларның әзер открыткаларны саклык белән, бик кыйммәтле әйбер кебек, аларны маскировка челтәренә төрү мизгеле булды.

Бу челтәр тиздән гуманитар ярдәм аша махсус операция зонасына җибәреләчәк. Ә челтәргә төрелгән балалар хатларын хәрбиләр көтеп алып, кадерләп саклыйлар.

 

фотолар балалар бакчасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев