Зәйнең “Миләшкәй” бакчасы балалары хәрбиләргә җибәрү өчен рәсемнәр ясады
“Миләшкәй” бакчасының өлкән төркемендә тәрбияләнүчеләр махсус хәрби операция зонасында бурычларны үтәүче хәрби абыйларына, рәхмәтләрен белдереп, рәсемнәр ясадылар.
Балалар рәсемнәрендә Ватанны саклаучыларга рәхмәтләрен белдерделәр. Һәр рәсем үзенчәлекле, ачык төсләр, шатлык һәм җылылык белән тулы.
Барлык эшләр тәрбияләнүчеләр һәм аларның ата-аналары җыйган гуманитар ярдәм белән бергә тупланды. Якын арада посылкалар Мирный бистәсе мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрүче волонтерларга тапшырылып, махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк.

Балаларның рәсемнәре һәм хатлары илебезнең иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертүче махсус хәрби операциядәгеләргә бүләк булачак.
Фотолар бакчадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев