Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Зәйнең маскировка челтәрләре үрүчеләренә рәхмәт белдерелә

«Zаинск с Vaми» волонтерлар хәрәкәте җитәкчеләре Елена Хисаметдинова белән Ильмира Павлова бу көннәрдә авылларда максировка челтәрләре үрүчеләр янында булалар.

Алар игелекле эшкә алынучыларга актив гражданлык позициясе, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә керткән зур өлешләре өчен рәхмәт белдерәләр.

4 февральдә алар Аксар мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрүчеләр янына килделәр. Аксарның олы йөрәкле хатын-кызлары узган ел башында әлеге игелекле эшкә алындылар. Эшне алар ике сменада оештырды. Бүгенге көнгә 191 челтәр үрделәр. 

-Киң күңелле халкыбыз берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга төрле яклап ярдәм күрсәтә. Берәүләр гуманитар ярдәм өчен көндәлек кирәк-яраклар җыюда ярдәм итә, икенчеләре маскировка челтәрләре үрә. Без — тылдагылар уртак көч белән Җиңүне якынайту, хәрбиләребезнең гомерләрен саклау өчен кулыбыздан килгәннең барысын да башкарырга тырышабыз. Бердәм булганда, без көчле! — дип рәхмәт сүзләрен җиткерде маскировка челтәрләре үрүчеләргә Елена Викторовна.

Кунаклар волонтерларга Рәхмәт хаты тапшырып, күкрәкләренә «Зәй сезнең белән!» дигән значоклар кададылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев