Зәйнең Изге Макарий чиркәве хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыйды
Изге Макарий чиркәвенә йөрүчеләр акчасына хәрбиләр өчен мөһим булган әйберләр алынды.
Хәрбиләр заявкалары буенча секторная антенналар, кабель, 5 рация, дроннарны ачыклау детекторы, кросс стоечный оптический, медиаконвертерлар комплекты, “ПАЗ”икка двигатель, төзелеш материаллары – такта һәм фанералар алынды. Аларны алуда Николай Тихонов, Юрий Евдокимов, Ришат Шакиров, Эркин Касыймов ярдәм итте. “Кувалда” кибетеннән Наилә ханым 75 пар перчатка, кадаклар, саморезлар җибәрде.
Бүгенге көнгә Изге Макарий чиркәве тарафыннан махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга 9 миллион 300 мең сумлык әйберләр алып җибәрелде.
фотолар: ярдәм җыючылардан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев